29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бөгелмә хуҗабикәләре өчен ак күбектәй торт рецепты
Кирәк: 4 йомырка, 350 г чамасы эремчек, 100-125 г атланмай, 3 стакан чамасы шикәр комы, стакан ярым он, ванилин. Ике йомырка сарысы, аз гына йомшарган атланмай, бер чеметем тоз, он һәм стаканның 3/4 өлеше кадәр шикәр комыннан кашык белән генә йомшак камыр әвәлибез. Әзер камырны майлаган табага җәеп, 5-10 минутка...
-
Бөгелмәдә томан һәм яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 30 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Бераз яңгыр һәм пыскак яңгыр да явачак. Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8,...
-
Маньяк өчен – 3 млн сум [+ФОТО]
Татарстан эчке эшләр министрлыгы республикада пенсионер карчыкларны үтерүче хакында файдалы мәгълүмат өчен шул күләмдә акчалата түләү вәгъдә итә. Үтерүчене инде 5 ел эзлиләр. Билгесез җинаятьче Идел буе территориясендә утыздан артык кеше үлемендә шикләнә. Аның корбаннары - Казан, Марий Эл, Чувашия, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстанда яшәүче пенсионерлар. Билгесез ир-ат олы яшьтәге...
-
Казан кабат беренче урынга күтәрелде
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирүдә Казан кабат беренче урынга күтәрелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 268 599 кеше тавыш бирергә өлгергән. Икенче урында 267 470 тавыш белән Сочи шәһәре бара. Ерак Көнчыгыш өченче баскычтагы урынын ныгытты - 265 760 тавыш. Севастополь (263...
-
“Бөгелмә авазы” газетасы ветераннарын бәйрәм табынына чакырабыз
Күптән түгел генә "Бөгелмә авазы" газетасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Коллективка бик күп котлаулар яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Ләкин, асылда, газетаның хәзерге уңышларының тамыры ветераннарыбызга барып тоташа. Аларның бик күбесе инде бүгенге вакытта арабызда юк, урыннары оҗмахта булсын. Тик әле безнең уңышларга сөенеп, язган мәкаләләребезне өтеренә кадәр укып баручылар...
-
Синең кешеләрең, Бөгелмә!
Октябрь ае башында Өлкәннәр көне дөнья күләмендә, шул исәптән Россиядә киң билгеләп үтелә. Һәр җирдә - оешма-предприятиеләрдә, мәктәп-гимназияләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар - бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы...
-
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге “кайнар линия” үткәрә
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге Халыкара өлкәннәр көне алдыннан "кайнар линия" үткәрә. 5 октябрь көнне ведомство белгечләре пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үз киңәшләрен бирәчәк. "Кайнар линия" 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә эшли. Телефоны:(843) 279-27-27. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүлек белгечләре пенсия түләү, яңадан исәпләү,...
-
Бөгелмәдә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында -“Ачык ишекләр көне”
Игътибар! Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре пенсия фонды идарәсе түбәндәге чаралар үткәрә: 30 сентябрь көнне 8.00-16.00 сәг. - пенсия белән тәэмин итү сораулары буенча «кайнар» линия, телефон: 3-96-55; 1 октябрь көнне 08.00-12.00 сәг. - пенсия закончылыгы сораулары буенча ачык ишекләр көне.
-
Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә ярдәм күләмен арттырган
Документ Министрлар Кабинеты утырышында хупланган. Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 млрд сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". "Әлеге акчаларны алуга хокуклы гаиләләр саны һәм федерация субъектларында балалар өчен яшәү минимумы артуга бәйле рәвештә, имзаланган карар белән...
-
Алдагы ял көннәрендә Татарстан музейларына бушлай керергә мөмкин булачак
Татарстан музейлары яңа банкнотларда Казан сурәте өчен тавыш бирергә чакыра. Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау конкурсы буенча тавыш бирүнең өченче этабы бара. Шул уңайдан музей җәмәгатьчелеге алдагы ял көннәрендә Татарстанда яшәүчеләр һәм республикабыз кунаклары өчен зур бүләк әзерләде, дип хәбәр итә Татарстан Республика Мәдәният...
-
Татарстанда бәйсез медицина экспертизасы комиссиясе эшли башлады
Республика Россиянең сынау проекты чынга ашырыла торган 10 төбәгенең берсе. Татарстанда бәйсез медицина экспертизасы комиссиясе эшен оештырдылар. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә. 2014 елда Смоленск өлкәсендә "Табиб белән пациент арасындагы бәхәсне судка кадәр җайлау инструменты буларак бәйсез медицина экспертизасы" проектын Россия Илкүләм медицина палатасы эшләтеп җибәргән. Бүгенгә анда Россиянең...
-
Бөгелмәдә пенсионерлар Спартакиадасы узачак
1 октябрь көнне "Е.А.Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшъүсмерләр спорт мәктәбендә «Өченче яшь» диеп аталган VI-нчы пенсионерлар Спартакиадасы узачак. Башлана 10.00 сәг. Барыгызныда әлеге чарага чакырабыз.
-
Дөньяга өч ата-анадан яралган беренче бала туган
Абрахим Хәсән исемле малай биш ай элек туган. Экспертлар аның тууын революция дип атый. Дөньяда өч ата-ананың биологик материалын кулланып яралган беренче бала туган, бу хәл Мексикада булган, дип хәбәр итә New Scientist фәнни журналы. Иорданиядән килгән ирле-хатынлы пар АКШ галимнәренә сирәк очрый торган генетик авыру белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге...